Ә кешедә өмет бар...
Ә кешедә өмет бар... Караңгы төннең күк йөзендә Берүзе адашып йөри ай. Йолдызлар да күренмиләр, Качышлы уйныйлар бугай... Кара көзнең кара пәрдәләре Камап алган күк йөзен. Табигать үзе рәссам бит, Үзгәртер тиздән төсен. Көзнең кара пәрдәсенә Ак мәрҗәннәр сибелер. Кара төсләр җуелыр да, Ак өметкә күңел күмелер... Кыш аеның ак канаты Сирпер җиргә ап- ак кар. Шайтан гына өметсез ул, Ә кешедә өмет бар! Ризидә Шутова
36 просмотров