Габдрахман авылының туган якны өйрәнү музее бүген Азнакай шәһәре һәм районы инвалидлар ... — 22 мая 2026 г. в 12:44:36.163
Габдрахман авылының туган якны өйрәнү музее бүген Азнакай шәһәре һәм районы инвалидлар оешмасы вәкилләрен кабул итте. Кунаклар музей эшчәнлеге, авылның һәм экспонатларның тарихи үсеш юлын белделәр. Алар авыл тормышындагы мөһим вакыйгаларга багышланган документлар һәм көнкүреш әйберләре аша Габдрахманның узган гасырлар тарихын күз алдына китерделәр. Танышу дәвамында кунаклар «Нури бабай чишмәсе» янына юл тоттылар. Чиста һәм матур тирә-як мохите, табигатьнең сафлыгы аларны хәтта сокландырды. Чишмә янындагы тыныч атмосфера һәм тарихи-мәдәни мирасның бер бөтенлеген хис итү мөмкинлеге кунакларга ошады. Музей эшчәнлегенә бирелгән бәя югары булды. Кунаклар экспозициянең кызыклы һәм мәгънәле икәген билгеләп үттеләр. Алар үз туганнарына һәм танышларына да Габдрахман авылы музеена килергә киңәш итәчәкләрен ачык әйттеләр, бу исә безнең мәдәни оешманың популярлыгы артуына дәлиль булып тора.

