⭐️ Әби-бабам кем булган дип, — 20 мая 2026 г. в 17:02:59.898
⭐️ Әби-бабам кем булган дип, Озак кына эзләндем. Гаилә тарихы буенча Мин шәҗәрә төзедем. 🎉 Безнең бакчабызның кечкенә генә түгел, балкып торган йолдызчыгы — Гайнетдинова Алинә! Ул әбисе һәм әнисе белән бергә "Гаиләм — минем горурлыгым" Бөтенроссия конкурсында чыгыш ясап, балалар бакчасының исемен горурлык белән яклады! Һәм, алар көчле бәйге аша узып, l урынга лаек булдылар!🏆👏 ⭐️ Афәрин, булдырдыгыз, Алинә! Син — безнең горурлыгыбыз!👏💫 ✨Әти-әнине, йөрәк җылысын бирүче әбине, апасын, оста тәрбиячеләрне — барчагызны да әлеге зур уңыш белән чын күңелдән, күз яшьләребезгә кадәр дулкынланып котлыйбыз!👏🌷 ✨Ныклы сәламәтлек, гомер буе тынмас эш уңышлары, өзелмәс гаилә бәхете, якты өметләр телибез!👍 ✨Нәселеңне белү, аның эзеннән бару — барыбызның да иң изге, кешелек бурычы.Алинә, син әби-бабаңны, туганнарыңны онытмыйча, аларның гомер тәҗрибәсе белән горурланып үс! Йөрәгеңдә туган җылы сакла, нәселеңнең якты юлын дәвам ит!👍 👏👏👏 Бу — синең бәйрәмең, бу — гаилә бәйрәме, бу — тормышның чишмәсе булган тамырларга табыну бәйрәме!👏

