🇷🇺 Бүген безнең балалар бакчасының өлкәннәр төркемендә Россия Федерациясе Дәүләт байр... — 24 августа 2026 г. в 17:03:07.668
🇷🇺 Бүген безнең балалар бакчасының өлкәннәр төркемендә Россия Федерациясе Дәүләт байрагы көне: бу якты, шау-шулы һәм бик җанлы бәйрәм! 🇷🇺 ☀ Иртәдән үк төркемдә үзенчәлекле кәеф хөкем сөрде! Тәрбияче чын байрак алып килде - зур, ефәк байрак кояшта балкып тора иде.Балалар байракны кызыксынып, тотып карадылар.Тәрбиячегә: "Нигә ул ак?", "Зәңгәр - диңгез кебек?", "Кызыл - ут кебек ме, ?-дигән сораулар бирделәр? 🔥🌊 Аннары кызыклы хикәя башланды! 📖Һәр төс буяу гына түгел, ә бөтен тарих булып чыкты: ⚪ Ак - саф болыт, тынычлык һәм яхшылык символы. 🔵 Зәңгәр - чиксез күк һәм Ватанына тугрылык кебек. 🔴 Кызыл - безнең ата-бабаларыбызның кыю йөрәге, көче һәм батырлыгы кебек. Балалар бар игътибарларын биреп, тәрбиячене тыңладылар, бертавыштан: "Без истә калдырдык!Ак-зәңгәр-кызыл!"дип әйттеләр. 🎨 Аннары балалар - төсле салфеткалардан - ак, зәңгәр һәм кызыл чәчәкләр кисеп, зур флагны бизәделәр.🌈Бик матур, тылсымлы байрак килеп чыкты.🫶 🧠 Хәзер - акыл өчен зарядка! 🌟 Логик биремнәр - бомба! 💥 Беренче сынау: -"Нинди төс җитми?" Икенче сынау:- "Рәсем буенча сүз төзе" 🔠 📸🌳 Иң көтелгән мизгел - урамда йөгерү һәм уйнау .Уен "Үз төсеңне тап!" дип атала иде.Командаларга бүленеп, балалар бөтен мәйдан буйлап йөгерәләр, аннары тиз арада үзләренең ак,зәңгәр,кызыл төсләрен табып басалар. 🌞Бүгенге көн бик якты, матур,истәлекле булып балалар күңелендә калачак,чөнки Россия балачактан башлана, ә балачак ул- якты төсләр, шат көлү, изге күңелләр һәм игелекле йөрәкләр! 💫 🥳 Бәйрәм белән, сезне дуслар! 🇷🇺

