БӨЕК ҖИҢҮ КӨНЕ БЕЛӘН! — 9 мая 2026 г. в 15:45:55.435
БӨЕК ҖИҢҮ КӨНЕ БЕЛӘН! Кадерле дусларыбыз! Барыгызны да Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән котлыйбыз! 9 май - безгә тынычлык һәм азатлык бүләк иткән, фронтта һәм тылда көрәшкән, сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызган һәркемгә рәхмәт белдергән көн. Бөек Җиңү халкыбызның милли горурлыгы, хәрби даны һәм батырлыгы символы. Сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган сугышчыларга, тылда эшләүчеләргә, бу якты көнне якынайтучыларга, сугыштан соңгы елларның авырлыгын күтәрүчеләргә мәңгелек дан! Без үткән еллардагы вакыйгаларны сакларга, озак еллар дәвамында ата-бабалары белән горурлансыннар өчен, яшь буында Ватаныбызга карата патриотик һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләргә тиешбез. Дөньяларда тынычлык-татулык урнашсын, хәвефле җирләрдә булган ир-егетләребез тизрәк өйләренә әйләнеп кайтсыннар, күкләребез аяз, күңелләребез һәрчак шат булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән ныклы сәламәтлек һәм иминлек, тыныч күк йөзе, бәхет һәм илебезнең киләчәге якты булуын телибез.

