Китап - балаларга акыл эшчәнлеген һәм логик уйлау сәләтен үстерүче белем чыганагы. — 11 сентября 2026 г. в 18:51:25.744
Китап - балаларга акыл эшчәнлеген һәм логик уйлау сәләтен үстерүче белем чыганагы. Даими рәвештә ел дәвамында хекумәт ярдәме тарафыннан , балалар бакчаларына татар телендә яңадан- яңа китаплар кайтып тора. Бугенге көнебезнен максаты- мәктәпкәчә яшьтән үк балаларны китап белән кызыксындыру, туган телебезне яратырга, китапка сакчыл караш тәрбияләү .Шул уңайдан балаларга татарча китапка кызыксыну уятып, яна кайткан рәсемле китаплар карадык һәм әкиятләр укыдык., әти- әниләр өчен китап кургәзмәсе оештырылды. Акыл ияләренен : " Китапта үткәннең каны, бүгенгенең җаны, киләчәкнең таңы” кебек бик тә тирән мәгънәгә ия булган әлеге сүзләре буыннан-буынга тапшырылып килсен дигән теләктә калабыз.