Бүген безнең балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу... — 23 апреля 2026 г. в 08:57:44.391
Бүген безнең балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган бик матур чара узды! 🌿✨ Балалар белән бергә Тукайның әкиятләрен искә төшердек, шигырьләрен сөйләдек, «Су анасы», «Шүрәле» кебек әсәрләре буенча рәсемнәр ясадык. Кичәбезнең иң күңелле мизгелләре — уеннар, җырлар һәм шигырьләр сөйләү булды. Балалар шагыйрьнең иҗатына карата зур кызыксыну һәм мәхәббәт белән чыгыш ясадылар. #Эковесна2026 #МинистерствоЭкологииПриродныхресурсовРеспублики #ГодЕдинстваНародов#ГодДоблестиРТ

