2026 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда ... — 16 мая 2026 г. в 19:03:24.947
2026 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» дип исемләнгән республикакүләм проект кысаларында бүген Арча шәһәренең Үзәк китапханәсендә Габдулла Тукайның «Тәүлек» – «Сутки» шигырен бакчабыз хезмәткәрләре белән укып анализладык. Габдулла Тукайның иҗатына кагылышлы бик күп кызыклы мәгълүматлар белән таныштык.Очрашу китапханә хезмәткәрләре тарафыннан бик җылы итеп оештырылды.Әлеге тирән эчтәлекле очрашуны оештырган хөрмәтле Дилә Вансит кызына һәм тырыш китапханәчеләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Эшләрегез гөрләп барсын, китапханәдән китап укучы дуслар өзелмәсен дигән теләктә калабыз!

