МБДОУ "Арский детский сад №8" Арского района Республики Татарстан
Лайфстайл · 25 августа 2026 г.
Бүген "Татарстанда җәй" проекты кысаларында М. Галәү урамында "Тукай — 25 августа 2026 г. в 13:42:15.109
Бүген "Татарстанда җәй" проекты кысаларында М. Галәү урамында "Тукай белән сәяхәт" дип аталган Арча 8 нче һәм 11 нче балалар бакчасы коллективы тырышлыгы белән балалар өчен бик матур чара үтте! Балалар Шүрәлегә кара урманнан чыгу юлын табышты, аның биремнәрен һәм сынауларын батырларча үттеләр. Шулай ук Су анасы балалар белән "серле сандыкның" биремнәрен чиштеләр. Барлык уеннар Г.Тукайның әсәрләре буенча иде. Балалар Тукайның шигырьләрен бик матур итеп сөйләделәр.

