Бүген "Сабантуй"мәйданында "Көз кызын эзләп"дигән күңел ачу -экскурсиягә бардык.Балалар... — 15 сентября 2026 г. в 10:32:31.095
Бүген "Сабантуй"мәйданында "Көз кызын эзләп"дигән күңел ачу -экскурсиягә бардык.Балалар Урман бабай,Убырлы карчык,Шүрәле белән бергәләп Көз кызын эзләделәр.Көзге табигатьне күзәттеләр,көз билгеләрен белүләрен күрсәттеләр, урмандагы агач исемнәрен әйтеп,табып,аларның яфракларын җыеп букет ясадылар.Иң ахырдан әниләр биреп җибәргән күчтәнәчләр белән сыйландылар.

