Бүген безнең төркемдә «Өй кухнясы»ачылды!
Бүген безнең төркемдә «Өй кухнясы»ачылды! Балалар чын ярдәмчеләргә әверелделәр . Безгә кунакка Әминә курчак килде һәм бик зур помидор уңышы җыеп алуы, ләкин аларны тозларга өлгермәве турында зарланды. Балаларыбыз ярдәмгә шатланып килделәр. Банкаларга кызыл помидор тутырдылар , пумала белән бик тырышып помидорлар ясадылар. Дәрес азагында курчак Әминә һәр ярдәмчегә рәхмәт белдерде. Балаларыбыз ярдәмчел һәм хезмәт сөючән булып үсә🙏