Уртанчылар төркемендә Һава десант гаскәрләре көненә багышланган кызыклы һәм эчтәлекле с... — 3 августа 2026 г. в 09:24:40.106
Уртанчылар төркемендә Һава десант гаскәрләре көненә багышланган кызыклы һәм эчтәлекле сөйләшү оештырылды. Балалар десантчыларның төп символы булган зәңгәр беретлар һәм сызыклы тельняшкалар белән таныштылар, шулай ук аларның биек күктән парашют белән сикерүләре турында белделәр. Мондый әңгәмәләр нәниләрдә кечкенәдән кыюлык, батырлык хисләре тәрбияләргә ярдәм итә.

