Иртән безнең бакча ишекләреннән балалар гына түгел, ә аларның иң якын дуслары-аюлар, ку... — 18 августа 2026 г. в 09:57:44.519
Иртән безнең бакча ишекләреннән балалар гына түгел, ә аларның иң якын дуслары-аюлар, куяннар, песиләр һәм барсчыклар да килеп керде. Бүген безнең уртанчылар төркемендә иң җылы һәм йомшак көн-Йомшак уенчыклар көне узды. Һәр бала үзенең яраткан уенчыгы турында зур горурлык белән сөйләде. Мондый көннәр балаларны дус булырга, кайгыртучанлык күрсәтергә һәм үз әйберләрен кадерләргә өйрәтә.

