Бүген балалар бакчасының уртанчылар төркемендә гаҗәеп тылсымлы, җырлы-моңлы бер көн узд... — 24 августа 2026 г. в 09:35:32.358
Бүген балалар бакчасының уртанчылар төркемендә гаҗәеп тылсымлы, җырлы-моңлы бер көн узды. Нәниләребез чираттагы яңа ачыш ясадылар — алар «Ноталар көне» уңаеннан оештырылган кызыклы әңгәмәдә катнаштылар. Балалар музыка дөньясының серле ачкычы булган җиде нота белән таныштылар.Әңгәмә бик җанлы узды: балалар төрле ноталарның авазларын кабатлап җырладылар, кызыклы уеннар уйнадылар һәм музыкаль табышмакларга җавап таптылар.

