Бүген безнең балалар бакчасында алтын көзгә багышланган искиткеч
Бүген безнең балалар бакчасында алтын көзгә багышланган искиткеч матур «Яфрак бәйрәме» булып узды!🍂Балаларыбыз үзләренең матур шигырьләре, шаян җырлары hәм биюләре белән барчабызны да сөендерделәр. Күңелле уеннар бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Сабыйларның, шат күзләре, балкып торган елмаюлары - бу искиткеч көннең иң яхшы бәясе!Бәйрәмебезнең ахырында җәй кызы белән киләсе елга кадәр дип саубуллаштык.Бәйрәм һәрберебезгә онытылмаслык җылы хисләр бүләк итте!