Бүген Казан шәһәрендә, заманча Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта, өченче республикакүлә... — 16 мая 2026 г. в 16:03:34.884
Бүген Казан шәһәрендә, заманча Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта, өченче республикакүләм "Акыллы уеннар" чемпионаты гөрләп узды. 🌟 Бу мәртәбәле чарада югары дәрәҗәдәге кунаклар да катнашты. 👥 Чемпионатны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Готыф улы Әхмәтов тантаналы рәвештә ачып җибәрде. 👏 Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин исә барлык катнашучыларга яңа җиңүләр һәм уңышлар теләде. 🌟 Әлеге интеллектуаль бәйгедә безнең "Миләшкәй" балалар бакчасының кечкенә тәрбияләнүчеләре һәм аларның әти-әниләре дә зур теләк белән катнаштылар. 🌟 Гайнетдинова Илинә "Читекләр" уенында үзенең тапкырлыгын күрсәтте. 🌟 Зиннуров Бәхтияр исә, әнисе Мәдинә Рамиль кызы Зиннурова белән "Акыллы гаилә" номинациясендә "Мин төзүче" уенында чыгыш ясап, гаилә бердәмлеген үрнәк итеп күрсәттеләр. 🤝 Чемпионатта 300 дән артык бала катнашты. 🌟 Нәтиҗәләр буенча, балалар катнашучы дипломы һәм истәлекле бүләкләр белән,җитәкчеләре— Язгөл Шамил кызы Фатыйхова рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 🙏Барыгызны да чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә алга таба да зур уңышлар, яңа үрләр һәм нурлы киләчәк теләп калабыз! 🌟🌟🌟

