Кара каргалар көне 🐦⬛🐦⬛ел саен 17 мартта билгеләп үтелә. Бакчабызда кара каргалар к... — 17 марта 2026 г. в 11:24:42.945
Кара каргалар көне 🐦⬛🐦⬛ел саен 17 мартта билгеләп үтелә. Бакчабызда кара каргалар көненә багышланган тематик көн узды. Бу вакыйга безнең өчен бигрәк тә шатлыклы, чөнки ул яз килүен һәм кышкы йокыдан соң ,табигатьнең уянуын символлаштыра. Балалар белэн кошларнын яшәү рәвешлэре һәм табигатьтәге әһәмиятле рольләре турында сөйләштек. Балалар А. К. Саврасовның "Каргалар килде" картинасын карадылар, яз турындагы табышмакларны чиштеләр. Каргаларның ни өчен язның хәбәрчесе булуы һәм алар килү белән табигатьнең ничек чәчәк ата башлавы турында зур кызыксыну белән тыңладылар.

