МБДОУ-Большекибякозинский детский сад Тюлячинского муниципального района РТ
Образование · 2 июня 2026 г.
Сабантуй бәйрәме — татар халкының иң зур, иң күркәм бәйрәмнәренең берсе. Ул — хезмәт, д... — 2 июня 2026 г. в 10:28:22.555
Сабантуй бәйрәме — татар халкының иң зур, иң күркәм бәйрәмнәренең берсе. Ул — хезмәт, дуслык һәм бердәмлек бәйрәме. Быел 2 июнь көнне Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында гореф-гадәтләрне саклап, балалар өчен матур һәм күңелле Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Көн яңгырлы булу сәбәпле төрле кызыклы уеннар музыкальный залда үткәрелде. Кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату , тизлеккә шакмак ташу, беренчелеккә йөгерү, утырып шуышы, таяк тартышу кебек милли уеннарда балалар зур теләк белән катнаштылар. Сабантуй бүләксез калмады: барлык балалар да бүләкләргә лаек булды.Котлы булсын Сабан туйлары! Кадерле балалар! Балалар бакчасында эшләүче барлык апаларыгыз исеменнән сезгә бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек телим. Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын. Өстәлләребездә ризыклар мул булсын!

