Бөек Җиңүнең 81 еллыгын каршылыйбыз. — 8 мая 2026 г. в 06:45:36.012
Бөек Җиңүнең 81 еллыгын каршылыйбыз. Батырлык дәресе:"Батырлар даны мәңгелек". Бу көннәрдә илебезнең һәр тарафында тантаналы митинглар – Ватаныбыз өчен һәлак булган геройлар истәлегенә чаралар уза. Аларга балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларда кушыла. Яшь буын үз батырларын истә тотарга һәм хөрмәт итәргә тиеш. Аларны бервакытта да онытырга тиеш түгелбез. «Чишмэкей» балалар бакчасында да Җиңү көне уңаеннан тантаналы чаралар узды. Тәрбияче балалар белән халкыбызның күрсәткән батырлыклары турында әңгәмә үткәрде. Шулай ук “Җиңү көне” дип исемләнгән күргәзмә дә оештырылды. Олы Кавал китапханә мөдире балаларны Җиңү көненә багышланган китаплар һәм шигырьләр белән таныштырып үтте. Бу чаралар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең мөһимлеген, ветераннарга булган хөрмәтне һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүне максат итә.

