«8февраль- Россия Фэн коне» . Шул унайдан Зур Норкэй балалар бакчасында «Экспериментла... — 5 февраля 2026 г. в 12:17:47.568
«8февраль- Россия Фэн коне» . Шул унайдан Зур Норкэй балалар бакчасында «Экспериментлар көне»узды. Балалар суның үзлекләре белән таныштылар, кул астындагы чараларны кулланып катлаулы булмаган тәҗрибәләр үткәрергә өйрәнделәр. Безнең тәрбияләнүчеләр тәҗрибәләр үткәрергә яраталар. Экспериментлаштыру нәтиҗәле һәм аңлаешлы, ул балаларның интеллектын, игътибарын, фикерләвен һәм сөйләмен үстерә, фикер йөртергә, анализларга, нәтиҗәләр ясарга һәм "могҗизаларны" фәнни күзлектән аңлатырга өйрәтә. Экспериментлар барышында балалар ачышларның шатлыгын тоя, аларның кызыксынучанлыгы һәм танып белү кызыксынуы үсә.

