Бүген безнең "Карлыгач" балалар бакчасында Бөек Тукаебызнын тууына 140 ел тулуга багышл... — 25 апреля 2026 г. в 08:15:08.935
Бүген безнең "Карлыгач" балалар бакчасында Бөек Тукаебызнын тууына 140 ел тулуга багышланган "Тукай безнең күңелләрдә" дип аталган чара узды. Китапханэче Драндрова И. бөек Тукайның тормыш юлы турында чыгыш ясады. Балалар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, сәхнәләштерделәр, җырларын башкардылар. Моннан тыш, бәйрәмдә әниләр, кечкенә балалар да катнашты, бу гаиләләрне берләштерә һәм балаларда милли үзаң формалаштыра. Тукай иҗатына багышланган чаралар балаларда туган телгә, әдәбиятка кызыксыну уята, аларны кече яшьтән үк мәдәниятебезнең бай мирасы белән таныштыра. Бәйрәм Г.Тукайның "Туган тел "җыры белән тәмамланды. #Шагыйрь #ГабдуллаТукай #140ел

