Түбән Камал шәхәрендә 24 нче апрель көнне " Мин - Тукай варисы" исемле зур бәйге үткәре... — 30 апреля 2026 г. в 14:01:28.436
Түбән Камал шәхәрендә 24 нче апрель көнне " Мин - Тукай варисы" исемле зур бәйге үткәрелде. Бу бәйгедә Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Питрәч, Актаныш, Биектау, Казан, Чаллы, Ижау, Пермь, Уфа һәм хәтта Төмәннән дә катнашучылар булды. Бәйгедә 58 тәрбияләнүче бала катнашты. Шулар арасыннан 14 бала җиңү турына узды. Безнең татар төркеменә йөруче Сабирзанова Элина " Иң кыю Тукай варисы" номинациясендә җиңүче булды. Без Элинаны һәм аның гаиләсен уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Уңышларыгыз чиксез, тормышыгыз тигез, матур булсын.

