“Саф һава-тәнгә дәва” дип тикмәгә генә әйтмиләр. Бүген балалар саф һавада хәрәкәтле уен...
“Саф һава-тәнгә дәва” дип тикмәгә генә әйтмиләр. Бүген балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада ешрак булыйк!