Сабантуй – халкыбызның иң күңелле, иң ямьле милли бәйрәмнәренең берсе. Ул һәрвакыт шау-... — 29 мая 2026 г. в 10:55:27.190
Сабантуй – халкыбызның иң күңелле, иң ямьле милли бәйрәмнәренең берсе. Ул һәрвакыт шау-гөр килеп, көлке-шаярулар, уеннар, конкурслар, җыр-моңнар белән үтә. Бүген бу гөрләп торган бәйрәм безнең балалар бакчасында да яңгырады. Бэйрэмгэ Су анасы белэн Шурэле кунакка килделэр. Сабантуй кысаларында балалар белэн алар бергэлэшеп татар халкынын Милли уеннарын уйнадылар. Капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, ат чабышы, кашыкта йомырка йөртү кебек кызыклы уеннарда көч сынаштылар. Кызларыбыз милли костюмнар киеп, татар телендә матур итеп шигырьлэр, биюлэр биеделәр, күңелле җырлар башкардылар. Шулай ук алар Сабантуйга әзерлек процессын да үз күзләре белән күреп, бәйрәмне оештыруда катнаштылар. Бу бәйрәм аларның күңелендә һәм хәтерендә озак елларга сакланыр, дип ышанасы килә. Чөнки мондый чаралар балачакның иң күңелле мизгелләренә әверелеп, туган телгә, халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияли. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан

