Безнең бакчада - алтын көз
Безнең бакчада - алтын көз Чыннан да, урамдагы агачлар инде яшеллеген югалткан, ә каеннарның яфраклары чиста алтынга, өрәңгенеке — утлы кызылга әйләнгән. Җил искән саен, сары яфраклар акрын гына җиргә коела, әйтерсең лә идәнгә йомшак келәм җәйгәннәр. Бу рәсемнәр — балаларның фантазиясе һәм көзнең матурлыгына булган мәхәббәт нәтиҗәсе. Хәзер инде төркемебез үзе дә алтын-сары төсләргә күмелеп, чын көз күргәзмәсен хәтерләтә. Зурлар төркеме "Дельфин". Тәрбияче: Усманова Гөлнур Мухаметовна #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан