Быел татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайнын тууына 140 ел. Без Кукмара шәһәренең...
Быел татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайнын тууына 140 ел. Без Кукмара шәһәренең С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсенә сәяхәткә бардык. Анда Габдулла Тукайнын туган көненә багышланган чара оештырылды. Балалар аның балалык вакыты, тормыш юлы, иҗаты турында бик кызыклы презентация карадылар, шагыйрьнең иҗаты буенча конкуслар оештырылды. Балалар да Габдулла Тукайнын бик күп шигырьләрен яттан сөйләделәр, үзләренең талантларын күрсәттеләр. Чара бик файдалы кызыклы узды.