Бүген безнең балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме узды! ✨ — 11 июня 2026 г. в 08:29:52.425
Бүген безнең балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме узды! ✨ Бәйрәмдә катнашучы балалар барлык төркемнәргә барып, балаларны мәйданга чакырып, бүләк җыйдылар. Балалар төп Мәйданга җыелгач, бәйрәм башланды. Чара Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Бәйрәм бүген" җыры белән башланып китте. Яшь артистлар татар халкының "Бүләк җыю" йоласын уйнап күрсәттеләр. Кызларның сөлгеләр белән биюе бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Малайлар да кызлардан калышмады - алар гармуннар белән күңелле дәртле бию башкардылар. Бәйрәм кунаксыз булмый, ди татар халык мәкале. Балаларга кунакка Тукай әкияте геройлары Шүрәле белән Су анасы рәхим иттеләр. Балалар кунаклар белән уеннар уйнадылар, җырлап-биеп алдылар. Бәйрәмнең тантаналы өлеше татар халык көенә башкарылган флешмоб белән тәмамланды. Биюдән соң традицион татар халык уен-ярышлары оештырылды. Балалар рәхәтләнеп ярышларда һәм уеннарда катнаштылар, үзләренең көч һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Сабантуй бәйрәме бергәләп тәмле әйберләр белән чәй эчеп тәмамланды. Балаларның күңелендә якты матур истәлекләр калдырды.

