Безнең балалар бакчасында 1-нче зурлар төркемендә әти-әниләр белән берлектә "Карга ботк... — 30 апреля 2026 г. в 06:03:41.118
Безнең балалар бакчасында 1-нче зурлар төркемендә әти-әниләр белән берлектә "Карга боткасы" бәйрәме билгеләп үтелде. "Карга боткасы" язның һәм кара каргаларның - күчмә кошларның килүенә багышланган борынгы татар йоласы. Балалар зур кызыксыну белән татар халкының гореф-гадәтләре турында тыңладылар, җырлы-биюле уеннар уйнадылар, җырлар башкардылар һәм халык уеннарын яратып уйнадылар. Әти-әниләр дә читтә калмады - рәхәтләнеп "Чума үрдәк, чума каз" уенында катнаштылар. Бәйрәм ахырында барысы бергә Бабай белән Әби пешергән "карга боткасы" белән сыйландылар. Халык бәйрәмнәре күңелле вакыйга гына түгел, ә балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру, табигатькә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү чарасы да.

