Сабантуй бизәкләрендә Тукай рухы: Нурлатта зур бәйрәм! ☀️🌧️🎭 — 6 июня 2026 г. в 13:32:15.398
Сабантуй бизәкләрендә Тукай рухы: Нурлатта зур бәйрәм! ☀️🌧️🎭 Нурлат районында милли горурлык һәм илһам ташкыны гөрли! Безнең як бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бик югары дәрәҗәдә каршы ала. Быелгы юбилей чаралары милли Сабантуебыз белән бергә үрелеп барды. Бу ике бәйрәмнең берләшүе хезмәткә, мәдәниятебезгә һәм үткәнебезгә карата олы хөрмәт һәм бердәмлек атмосферасы тудырды! 🌾🎻✨ Безнең оста педагогларыбыз да читтә калмады! Алар тамашачыларга Г. Тукайның «Яңгыр илә Кояш» әсәрен югары дәрәҗәдә сәхнәләштереп күрсәттеләр — бу чыгыш искиткеч җылы һәм тирән мәгънәле булды! ☀️🌧️ Бу иҗат бәйрәменә өлеш керткән һәркемгә чиксез рәхмәт! Тукаебызның шигырьләре яңгырап торганда, милли хәзинәбез һәм телебез һәрчак яшәр һәм чәчәк атар! 🎉❤️ #Буратино_Нурлат #ДвижениеПервых #министерствообразования #Татнефть_и_детство_Диалог_с_будущим #ГодЕдинстваНародов #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан

