Апрель җитсә, исемеңне — 23 апреля 2026 г. в 08:28:17.069
Апрель җитсә, исемеңне Җырына куша тургай. Милләтемнең кояшы син, И моңлы, нурлы Тукай! 26 нчы апрель бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Быел татар дөньясы аның тууына 140 ел булуын билгеләп үтә. Безнең балалар бакчасында да Тукай бәйрәмен үткәрү матур бер традициягә әйләнгән. Ел саен бакчабыз тәрбиячеләре балалар һәм ата-аналар белән берлектә бик матур чара әзерлиләр. Быел да «Яратабыз сине, Тукай!» дигән исем астында әдәби-музыкаль кичә булып узды. Балалар Тукайның шигырьләрен яттан укыдылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, аның сүзләренә язылган җырларын җырладылар. Чарага кунак булып Кәҗә белән Сарык та килгән иде. Алар бәйрәмне тагын да кызыклырак итте. Кичә балаларга бик ошады. Бәйрәм Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

