МБДОУ "Детский сад №186" Советского района г.Казани
Образование · 22 апреля 2026 г.
«Татар кызчыгы - 2026» — 22 апреля 2026 г. в 08:07:38.560
«Татар кызчыгы - 2026» 20 апрель көнне, ниһаять, “Татар малае - Татар кызчыгы - 2026” бәйгесенең көтеп алынган гала концерты узды. Финалга чыгучылар арасында безнең балалар бакчасыннан Сибагатуллина Айгизә дә бар иде. Әлеге мәртәбәле бәйгенең алдагы барлык турларын уңышлы узып, кечкенә йолдызыбыз гала концертта да лаеклы чыгыш ясады һәм җиңү алып кайтты. Аңа велосипед бүләк иттеләр. Айгизәбез белән чиксез горурланабыз. Киләчәктә, мәктәпкә киткәч тә, аңа зур уңышлар, безнең балалар бакчасын, тәрбиячеләрен онытмавын телибез.🎉🎊🤗

