Бүген тәрбиячеләр Кирилова А.Р. һәм Шайхразиева Л. З. «Алтынчәч» балалар бакчасында "...
Бүген тәрбиячеләр Кирилова А.Р. һәм Шайхразиева Л. З. «Алтынчәч» балалар бакчасында "Электромобиль йөртү таныклыгына имтихан» дигән зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары арасында күңелле чара үздырдылар. Балалар төрле этаплар үттеләр: юл йөрү кагыйдәләре буенча теорияне тапшырдылар, «Тылсымлы экран»да һәм кубиклардан юл билгеләрен җыйдылар. Мотоциклларда киртәләрне үттеләр, аннары алган белемнәрен, осталыкларын кулланып мәйданчыкта электромобильләрдә йөрделәр. Чара ахырында балаларга юл хәрәкәте иминлеге буенча ДБУ җитәкчесе Железкова Н.Ю. «Мәйданчыкта электромобиль белән идарә итү рөхсәт ителә» дигән таныклык тапшырды. Чара якты һәм файдалы булды — балалар күңел ачтылар һәм юлда иминлекне саклау буенча белемнәрен ныгыттылар! 😊