8 сентябрь көнне 2 нче "Алтынчәч" балалар бакчасында "Балалар бакчасында әкият көне" у...
8 сентябрь көнне 2 нче "Алтынчәч" балалар бакчасында "Балалар бакчасында әкият көне" узды. Бу көнне Балалар Татар мифологиясе персонажлары Шүрәле һәм Су анасы белән очраштылар. Алар бергәләп балалар белән төрле уеннар уйнадылар ("Түбәтәй "һәм"Кул яулык юбыз"). Бәйрәм кысаларында шулай ук күргәзмә оештырылды. Әти — әниләр дә читтә калмадылар, балалар белән бергә Су анасы өчен беләзек ясадылар, шулай ук өлкән төркем балалары аңа үз куллары белән ясалган тарак әзерләделәр. Бу көн шатлык, иҗат һәм тылсым белән тулы чын бәйрәмгә әверелде!