«Кечкенә Нәүрүз сылуы!» — 18 марта 2026 г. в 11:11:23.721
«Кечкенә Нәүрүз сылуы!» Язгы кояшның юмарт нурлары һәм чиста зәңгәр күк йөзе көннән-көн безнең күңелне күтәрә. Яз үз хокукларына керә. Яз белән бергә безгә матур «Нәүрүз» бәйрәме дә килә. Нәүрүз - фарсы сүзе, «яңа көн» дигәнне аңлата. Бу күп кенә мөселман халыкларында Яңа елны каршылау бәйрәме. Ул март аенда, язгы көн белән төн тигезләшкән көнне бәйрәм ителә. 18 март көнне бакчабызда, балаларны татар халкының милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру максатыннан, «Нәүрүз» бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмнең хуҗабикәсе (тәрбияче Горячева Альбина Марсовна) - Нәүрүзбикә бәйрәмендә үзенә чибәр, акыллы, җитез һәм шат күңелле ярдәмче кызны эзләде. Кызлар - Анисимова Амилия, Булгакова Евгения, Хәсәншина Элина, Морозова Арина «Чәчәк бәйләме җый», «Карга боткасы пешер», «Көн һәм төн»,«Кояш һәм яңгыр» бәйгеләрендә ярыштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча «Кечкенә Нәүрүз сылуы» титулын «Кояшлы замок» әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Хәсәншина Элина яулады. Нәүрүз бәйрәме никадәр күңеллерәк булса, табигать кешеләргә шулкадәр юмартрак булыр, дигән ышану булган. Шуны истә тотып, музыка җитәкчеләре Кошелькова Лилия Михайловна, Колмакова Альбина Рәшидовна һәм тәрбияче Кудряшова Анастасия Владимировна балаларның кәефен күтәреп, күңелле яз бәйрәме оешты.

