МБДОУ детский сад №20 "Сказка" общеразвивающего вида ЕМР
Лайфстайл · 8 июля 2026 г.
,,Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне,, — 8 июля 2026 г. в 09:17:18.992
,,Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне,, Бүген безнең балалар бакчасында Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көненә багышланган чаралар узды. Бу күркәм бәйрәм мәхәббәт, тугрылык һәм гаилә бәхете кебек иң мөһим кыйммәтләрне хәтерләтә. Балалар тәрбиячеләр белән берлектә гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр, иң якын кешеләре турында әңгәмәләр уздырдылар, табышмаклар чиштеләр. Мондый чаралар балаларда якыннарга хөрмәт тәрбияли һәм әхлак тәрбиясенә нигез сала. Чөнки гореф гадәтләр һәм мәдәни кыйммәтләр нәкъ менә өлкән буыннан кечкенәләргә күчә.

