Канал МБДОУ «Детский сад №208 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Ново-Савиновского района г. Казани (Шатлык)
Лайфстайл · 8 июня 2026 г.
«Алмаш» гаилә бәйрәме. — 8 июня 2026 г. в 09:53:40.014
«Алмаш» гаилә бәйрәме. 2 июньдә «Туган Авылым» милли комплексында «Алмаш» гаилә бәйрәме узды. Чара Казан шәһәре мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар теле һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә оештырылды. ✨ Бу бәйрәм татар гаиләләрен һәм татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең барысын да берләштерә. Оештыручылар төрле яшьтәге һәм төрле кызыксынулы кунаклар өчен татар телендә кызыклы программа әзерләгән. Әти-әниләр һәм балалар өчен остаханәләр, «Квизмафия» уены үткәрелде, шулай ук психолог Чулпан Нигматҗанова-Гарафиева «альфа» һәм «зумер» буыннары турында сөйләде. Яшь катнашучыларны микробиология, кул эшләре, һөнәри юнәлеш комикслары төзү буенча остаханәләр, фәнни шоу һәм тагын күп чаралар үткәрелде. Чарада оештыручылар буларак «208-нче балалар бакчасы» мөдире Г.М. Киямова һәм тәрбияче О.В. Пещерова катнашты. Алар балалар өчен мастер-класс «Милли орнаментлар белән брошка ясау» остаханәсе үткәрделәр. Балалар үз куллары белән брошкалар ясап, зур рәхәтлек алдылар. Бәйрәм истәлекле бүләкләр уйнату һәм «Хәрәкәттә — бәрәкәт» биюе белән тәмамланды.

