МБДОУ "Детский сад №24" Вахитовского района г. Казани
Образование
Загружаем канал…
Сайт использует куки. Нажимая «Хорошо», вы соглашаетесь на обработку данных.
Образование
Татарстанның үз мактау тактасы барлыкка килде.⠀⠀ Анда безнең Лилия Фаизовнаны да күрергә мөмкин!⠀ Сылтама биредә: https://gordost.tatar.ru/laureates?search=%D0%A8%D0%B0%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D0%B5%D0%B2%D0%B0&industry_id=69038bab-33d8-49b5-8f90-e4aacdb1132c&letter=%D0%A8&page=1⠀ ⠀⠀ Платформада төрле өлкәдә хезмәт куючы иң яхшы хезмәткәрләр урын алган.⠀⠀ Аларның һәрберсе дә Республикабыз үсешенә үз өлешен керткән шәхес!⠀⠀ ⠀⠀ Лилия Фаизовна бакчабызда күпъеллар эшләп, берничә буын балаларга тәрбия биреп, аларны олы юлга озаткан тәрбияче!⠀⠀ Үз профессиясен яратып, күңел биреп эшләүче кеше!⠀⠀ ⠀⠀ Коллективыбыз, ата-аналар исеменнән котлыйбыз сезне Лилия Фаизовна!⠀⠀ Алга таба да эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар телибез!⠀ ⠀⠀ #МБДОУДетскийсад24⠀⠀ #коллектив⠀⠀ #ГДОТатарстан
Хыялдагы бакча🥰⠀⠀ Һәрберебезнең дә, көндез йоклатмый торган, ашарга тәмлүшкәләр өләшә торган балалар бакчасы турында хыялланганы булгандыр.⠀⠀ ⠀⠀ Безнең коллективыбыз һәм мәктәпкә әзерлек төркеме ата - аналары шул хыялны тормышка ашырды.⠀⠀ ⠀⠀ Ничек килеп чыкканлыгын бергәләп карыйк🤗⠀ Видеоны сылтама аша үтеп карый аласыз⬇️⬇️⬇️ disk.yandex.ru/i/QVq73oj6...⠀ ⠀⠀ #МБДОУДетскийсад24⠀⠀ #чыгарылыш2026⠀
Бездә кунак!⠀ ⠀ Латифа бн Аскарнын әтисе килде бакчабызга.⠀ Рубинннын яшьләр командасында уйнаган, күп кенә уңышларга ирешкән ул!⠀ ⠀ Үзенен футболга ничек килүе, күпме тырышлыклар куеп җиңүләргә ирешүе хакында сөйләде ул балаларга.⠀ ⠀ Бакчабыз ишегалдында малайлар арасында чын футбол ярышы үткәреп алырга да өлгерделәр!⠀ Күңелле һәм кызууу уен булды👏🏻⚽️ #МБДОУДетскийсад24⠀ #безнеңкунаклар
Мәгълүмат https://t.me/millikznru аккаунтыннан алынды⠀ ⠀ Һәммәгезне дә 2 июнь, 16.00 ⠀ «Туган авылым» ресторанында «Алмаш» гаилә җыенында көтеп калабыз!⠀ ⠀ Программада⠀ ⠀ 1 катта, зур залда:⠀ 16.00 - 19.00 - кул эшләнмәләре буенча остаханәләр (төрле яшьтәге балалар өчен 10 төрле остаханә) 🪡 🎨 ⠀ 16.20 - 17.10 - өлкәннәр өчен Квизмафия уены🎭 ⠀ 17.10 - 17.20 - «Әминә» җырлары, караоке 🎶 ⠀ 17.20 - 17.50 - психолог Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева «Альфалар һәм зумерлар» 💬 ⠀ 17.50 - 18.10 - Хәрәкәттә - бәрәкәт проектыннан татарча биюләр 💃🕺 ⠀ 18.10 - 18.40 - фәнни шоу⠀ 18.40 - 18.50 - бүләкләр уйнату🎁 ⠀ 18.50 - 19.00 - чараны тәмамлау🎉 ⠀ ⠀ 2 кат:⠀ 16.20 - 17.20 - профориентацияле комикслар ясау 🎨 ⠀ 17.20 - 17.50 - микробиология буенча остаханә 🔬 ⠀ ⠀ Гастрозал:⠀ 16.00 - 18.00 - чәк-…
Читать целикомЧыгарылыш 2026!⠀ ⠀ Иң актив, сәләтле, булдыклы балалар һәм ата-аналар!⠀ Креатив, заманча, милли җанлы гаиләләр!⠀ Быелгы чыгарылышны шулай тасвирлап була!⠀ ⠀ Күпсанлы бәйгеләрдә катнашып, төрле дәрәҗәдәге проектларны тормышка ашырдык алар белән!⠀ Хәзер инде мәктәпкә озатабыз 📚⠀ Моңсу да, күңелле дә бәйрәм⠀ ⠀ Кадерле балалар! ⠀ Тырышып укып, яңадан-яңа үрләр яулап, әти-әниләрегезне сөендереп торыгыз. ⠀⠀ ⠀⠀ Милләтебезнең лаеклы уллары-кызлары булып үсеп житеп, тормышта үз юлыгызны ярып барыгыз.⠀ Бәхетле, тигез, ак юллар сезгә!⠀ ⠀ P.S. Балаларны котларга⠀ 27нче гимназия укучылары, "Алдынгылар" хәрәкәте активистлары да килгән иде👏🏻⠀ ⠀ #МБДОУДетскийсад24⠀ #чыгарылыш2026
Мәктәпкә әзерлек төркеме ГТО нормативларын тапшырган иде.⠀ ⠀ Нормативларны уңышлы тапшырганнары өчен, алтын түштамгалар белән бүләкләнделәр алар! 🎖⠀ ⠀ Балаларны бүләкләү өчен Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты хезмәткәре Гөлфия Габделхәбировна килде бакчабызга.⠀ ⠀ #МБДОУДетскийсад24 ⠀ #безнеңбалалар ⠀ #гто
Бакчабызда көз бәйрәмнәре гөрләде!⠀ ⠀ Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме бәйрәменнән кайбер мизгелләр белән бүлешәбез!⠀ ⠀ Биеп, җырлап, уеннар уйнап күңел ачтык без бүген.⠀ Балалар үзләрен җырчы-биючеләр генә түгел, сәхнә артистлары буларак та сынап карадылар😍⠀ ⠀ #МБДОУДетскийсад24⠀ #бәйрәмнәр
26 нчы октябрь көнне нәфис гимнастика буенча «Триумф» спорт мәктәбенең ачык турниры булып уза.⠀ ⠀ Безнең Галимова Самира турнирда II урынны яулый🎉⠀ Самираны котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез🤗⠀ ⠀ #МБДОУДетскийсад24⠀ #безнеңбалалар
Яңа атна, яңа тема!⠀ Бу атнада "Барлык һөнәрләр дә яхшы" темасы буенча эшлибез!⠀ ⠀ Һөнәр ияләре, аларның эш урыннары һәм куйган хезмәтләре хакында фикер алышырбыз.⠀ Шул турыда әңгәмәләр үткәреп, әкият-хикәяләр укырбыз.⠀ Әвәләү-кисеп ябыштыру шөгыльләрендә дә тема белән бәйле кул эшләнмәләре эшләячәкбез.⠀ ⠀ Атналарыбыз уңышлы һәм бәрәкәтле булсын дип теләп калабыз!⠀ ⠀ #МБДОУДетскийсад24⠀ #атнатемасы⠀
"Алдынгылар хәрәкәте"нең "Сәяхәт башлана" эш дәфтәрендәге "Туризм һәм сәяхәтләр" юнәлеше буенча теманы йомгаклап, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Милли музейга экскурсиягә барып кайттылар.⠀ ⠀ Экскурсия барышында балалар музей экспонатлары, үткән чор кешеләренең тормыш-көнкүреше, тарихи шәхесләр һәм вакыйгалар белән якыннан таныштылар. Республикабыз тарихы турында тагын да күбрәк белә алар хәзер 📚⠀ ⠀ Милли музей хезмәткәрләре бакчабызга истәлекле бүләк — китап та тапшырдылар. Моның өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! 🤍⠀ ⠀ Әлеге юнәлеш кысаларында балаларга әти-әниләре белән бергә Татарстан Республикасының истәлекле урыннарына барырга һәм фотога төшәргә дә бирем бирелгән иде 📸⠀ ⠀ Кемнәр әле истәлекле урыннарда булырга өлгермәгән — биремне үтәү срогы якынлаша. Ашыгыгыз! 🤗⠀ ⠀ #М…
Читать целиком