МБДОУ "Детский сад №24" Вахитовского района г. Казани
Образование · 27 августа 2026 г.
Без сезгә сөенечле яңалыклар белән👏🏻⠀ — 27 августа 2026 г. в 13:13:17.195
Без сезгә сөенечле яңалыклар белән👏🏻⠀ Берьюлы ике яңалык😍⠀ ⠀ Яңа уку елы алдыннан, мәгариф хезмәткәрләренең Август конференциясе булып узды.⠀ Конференция кысаларында педагогларны бүләкләү тантанасы да оештырылды.⠀⠀ Безнең музыка җитәкчебез – Зәлия Фәнисовнага, яшь буынны тәрбияләүдә керткән өлеше һәм эшендә ирешкән уңышлары өчен "Яшь мөгаллим" түштамгасын тапшырдылар.⠀ ⠀ Зәлия Фәнисовнаны котлыйбыз👏🏻👏🏻👏🏻⠀⠀ Эшендә һәрчак уңышлар, яңадан - яңа үрләр яулауын телибез✨️⠀ ⠀ Ә безнең балалар бакчасы "Милли мирасны саклаучы" балалар бакчасы исеменә лаек булды!⠀ ⠀ Бу исемгә лаек булуыбыз барыбызның да уртак тырышлыгы нәтиҗәсе!⠀ Коллективыбыз, балалар, ата-аналарның да уңышы!⠀ Бергә булганда без көчле һәм барлык куйган максатларга да ирешергә сәләтле🤗⠀ ⠀ #МБДОУДетскийсад25⠀⠀ #коллектив⠀⠀ #ГДОТатарстан⠀ ⠀

