МБДОУ "Детский сад №24" Вахитовского района г. Казани
Образование · 13 октября 2026 г.
Дүшәмбе иртәсе шулай башланып китте!⠀⠀
Дүшәмбе иртәсе шулай башланып китте!⠀⠀ ⠀ Безнең бакчаның үз яңалыклар радиосы эшли башлады!⠀⠀ Һәр яңа атна башында барлык бакчабыз өчен шушындый белдерүләр яңгыраячак.⠀⠀ Тәрбия һәм белем бирү планы буенча без бу атнада нинди темага сөйләшәчәкбез, атна буена нинди чаралар булачак шулар хакында хәбәр итәчәкбез. Һәр атна саен балалар шигырь дә сөйләячәк!⠀⠀ Димәк бу атнаның темасы "Көзге парклар. Агачлар һәм куаклар"⠀ ⠀ Сез дә безнең яңалыкларны күзәтеп барып, атна дәвамында, өйдә балалар белән, әлеге теманы ныгыта аласыз.⠀ Балалар белән бергә, көзге табигать турында әңгәмә корып, паркларда йөрер өчен, бу атнада һава торышы да искиткеч🍂⠀ ⠀ #МБДОУДетскийсад24⠀⠀ #ГДОТатарстан