Бүген безнең балалар бакчасында өченче ел рәттән «Тәмле юл билгесе» бәйгесе уздырылды. ... — 10 апреля 2026 г. в 11:19:52.827
Бүген безнең балалар бакчасында өченче ел рәттән «Тәмле юл билгесе» бәйгесе уздырылды. Әлеге чарада ата-аналар белән балалар бик теләп катнаштылар. Бәйгенең төп максаты — гаиләләрне юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә җәлеп итү һәм бу юнәлештәге эшчәнлекне дәвам итү булды. Чарада Актаныш районы буенча ГБУ «БДД» бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова да катнашты. Ул бәйгенең әһәмиятен билгеләп үтте һәм катнашучыларга уңышлар теләде. Быел бәйгегә 18 балалар бакчасыннан 27 эш тәкъдим ителде. Сайлап алу нәтиҗәсендә финалга 17 гаилә чакырылды. Катнашучылар юл билгеләре формасында бизәлгән татар милли ризыкларын тәкъдим иттеләр һәм аларны яклап чыгыш ясадылар. Әлеге бәйгедә безнең балалар бакчасынан Минимөхәмәтов Кәрим - 1 урын, Кашбразиева Сөмбел катнашучы булды. Аларны әзерләгән ата-аналарга, тәрбиячеләргә бик зур итеп рәхмәт!

