15 сентябрь - халкыбызның яраткан язучысы, мәшһүр әкиятче һәм шагыйрь Абдулла Алишның ...
15 сентябрь - халкыбызның яраткан язучысы, мәшһүр әкиятче һәм шагыйрь Абдулла Алишның туган көне. Быел аның тууына 118 ел. Шул уңайдан бакчабызда “Рәхмәт сиңа, Алиш абый!” дигән әдәби – музыкаль кичә узды. Чара язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан башланып китте. Аннан соң балалар Алиш әкиятләре буенча ясалган рәсем, кул әшләнмәләре күргәзмәләре буенча “Тапкырлар һәм Зирәкләр” уены уйнадылар. Нәни артистларыбыз “Куян кызы”, “Сертотмас үрдәк”, “Чукмар белән Тукмар” әкиятләреннән өзекләр сәхнәләштереп бәйрәмгә ямь өстәделәр. Бәйрәмебез матур шигырьләр, биюләр белән үрелеп барылды. Әлеге матур чара Абдулла Алишның “Каз белән Аккош” мультфильмын карау белән тәмамланды. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан