МБДОУ "Детский сад №64 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Советского района г.Казани
Лайфстайл · 10 июня 2026 г.
«ЧИШМЭКЭЙ» БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА САБАНТУЙ🌼 — 10 июня 2026 г. в 09:15:14.453
«ЧИШМЭКЭЙ» БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА САБАНТУЙ🌼 Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Быел да бакчабызда, гореф - гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм үткәрдек🥳😍 Тәрбиячеләр мәйдан уртасында төрледән - төрле матур уеннар оештырдылар: кашыкка йомырка салып йөгерү, чиләкләр белән су ташу. Балалар аркан тартучыларга көч биреп тордылар👏👏👏 Һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлады, кемдер биеде🤩 Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар хөкем сөрде. Балалар Сабантуе шаулап-гөрләп үтте☀️ #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан

