Бүген, 18 март көнендә безнең кызчыгыбыз Галиәхмәтова Дилбәр "Татар кызчыгы - 2026" рай... — 18 марта 2026 г. в 13:08:26.191
Бүген, 18 март көнендә безнең кызчыгыбыз Галиәхмәтова Дилбәр "Татар кызчыгы - 2026" районкүләм бәйгесендә катнашты. Бәйге биш этаптан торды: визитка "Әйдәгез, танышабыз!", "Оста кулда һөнәр бар", "Мин сәнгатькә гашыйк", интеллектуаль уен, "Нурлы мөслимә". Дилбәр остазлары - педагоглар Габдрахманова Э. Н., Караева Г. Р, Степанова Е. Н. кул астында әзерләнеп, бар этапларны да бик яхшы үтте һәм " Иң гыйлемле кыз " номинациясендә җиңү яулады. Афәрин, Дилбәр!

