📚 Алиш әкиятләрен яратасыңмы?
📚 Алиш әкиятләрен яратасыңмы? ✨Яр Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 14нче китапханәсе 4 яшьтән 11 яшькә кадәрге балаларны бөек татар язучысы Абдулла Алиш иҗатына багышланган «Алишта кунакта» иҗат бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: 🎤 «Нәфис сүз» 🎨 «Рәсем» 🧵 «Кул эше» 📅 Гаризалар һәм бәйге эшләре 12 октябрьгә кадәр кабул ителә. 🏆 Катнашучыларның чыгышлары 13 октябрьдә, 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, китапханәдә узачак. 📍 Адресы: Сөембикә проспекты, 87 нче йорт, Яңа шәһәр, 49/16. 📩 Электрон почта: cbs_filial14@mail.ru 📞 Белешмәләр өчен телефон: (8552) 56-28-25 📄 Бәйге нигезләмәсе
Канал в каталоге Максиметера
277 подписчиков · Школы и вузы