Перейти к содержимому
Максиметер

🍁✨«Көнбагышкай»да Сөмбелә бәйрәме гөрләде

🍁✨«Көнбагышкай»да Сөмбелә бәйрәме гөрләде 🍂Бүген Яр Чаллы шәһәре 82нче «Көнбагышкай» балалар бакчасында гадәти булмаган Сөмбелә бәйрәме узды. Чара Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында оештырылды һәм Бөтенроссия «Знание. Родители» грант бәйгесендә откан «Игры нашего двора: народные забавы» социаль проектын тормышка ашыруның икенче адымы булды. ✨Мәйданчыклардагы верандалар татар, рус, башкорт, чуаш, удмурт, мари һәм мордва халыкларының көнкүреше буенча бизәлгән иде. Бер өстәлдә милли ризыклар, тәм-томнар урын алса, икенчесендә әти-әниләр ясаган кул эшләнмәләре тезелгән иде. 🎵Тәрбиячеләр һәм балалар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм тантанасы кунакларны битараф калдырмады. Алар милли биюләр, җырлар башкарды, музыка уен коралларында уйнап күрсәтте. Малайлар әтиләре белән бергә аркан тартышлы уенында көч сынашты. 🧶Концерттан соң һәр төркем үз верандасына мастер-классларга таралышты. Бәйрәм милли тәм-томнар белән бергәләп мәтрүшкәле чәйләр эчү белән төгәлләнде.

215 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

218 подписчиков · Лайфстайл

Ещё по теме «Лайфстайл»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.