Кайгыртучанлык, шәфкатьлелек һәм тугрылык – бу сыйфатлар кечкенәдән җанга сеңә. Безнең ...
Кайгыртучанлык, шәфкатьлелек һәм тугрылык – бу сыйфатлар кечкенәдән җанга сеңә. Безнең «Көнбагышкай» балалар бакчасында бик тә мөһим һәм изге чара узды: без приюттагы кадерсез калган этләр һәм песиләр өчен ярдәм җыйдык, чын волонтерлар булдык. 🐶🐱 Бүгенге дөньяда хайваннар приютлары ярдәмгә бик мохтаҗ, ә безнең 7 нче төркем балалары һәм аларның әти-әниләре бу чынбарлыкка битараф кала алмады. Балалар үз куллары белән тәмле азыклар алып килделәр. Балаларның һәрберсе үз күчтәнәчен зур горурлык һәм җылылык белән тартмаларга салды. Битараф калмыйча, бу изге эшкә кушылган, балаларына чын кешелеклелек үрнәге күрсәткән барлык әти-әниләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең ярдәм белән приюттагы дистәләгән эт-песинең тамагы тук булыр, ә иң мөһиме – алар кешеләрнең җылысын тояр. Җыелган барлык күчтәнәчләр тиздән үз хуҗаларына илтеп тапшырылачак. Изгелек җирдә ятмый, ул һәрвакыт үзегезгә җылы булып кайта! ✨ #Эшемшундый#МБДОУ82Подсолнушек#
Канал в каталоге Максиметера
277 подписчиков · Школы и вузы