Гаилә белән бергә бәйгедә катнашу — бу искиткеч мавыктыргыч сәяхәт. "Киләчәк планетасы"...
Гаилә белән бергә бәйгедә катнашу — бу искиткеч мавыктыргыч сәяхәт. "Киләчәк планетасы" бәйгесендә төрле кызыклы станцияләрдә һәр гаилә үзен чын киләчәкне төзүче команда итеп хис итә ала. Балаларның очкынлы фантазиясе һәм әти-әниләрнең тормыш тәҗрибәсе бергә кушылганда, теләсә нинди катлаулы бирем һичшиксез үтәлә. Бу бәхеткә бүген «Көнбагышкай» балалар бакчасыннан Миргаязовлар гаиләсе лаек булды. Һәр станциядә алынган хис- куанычлар онытылмаслык. Бергәләшеп чын машина да җыйдылар, катлаулы схемаларны эшләтеп җибәрделәр. Гади генә пластилиннан ясалганны экранда җанландырдылар. Фикер көче белән идарә ителә торган гаҗәеп узышларда катнашып, чын драйв һәм адреналин тойдылар. Заманча технологияләр мохитендә кул иҗатына да урын табылды — бергәләп җылылык салынган гаилә савытын ясадылар. Гади генә кәгазьдән күпер дә кордылар. Бу көн яңа белемнәр генә түгел, ә бергә уздырылган иң җылы, иң бәхетле минутларны бүләк итте. 🚀🤖🏺 #Эшемшундый#Детскийсад82Подсолнушек#Планетабудущего#конкурс
Канал в каталоге Максиметера
262 подписчиков · Школы и вузы