🌱🌱🌱«Эковесна-2026»🌱🌱🌱 акциясенең дүртенче атнасында өлкән төркемдә «Төсле планета... — 23 апреля 2026 г. в 09:03:45.049
🌱🌱🌱«Эковесна-2026»🌱🌱🌱 акциясенең дүртенче атнасында өлкән төркемдә «Төсле планета» дип аталган мавыктыргыч тематик шөгыль узды. Чара барышында тәрбияләнүчеләр зур кызыксыну һәм илһам белән үзләренең планеталары образларын ясадылар, төрле-төрле якты буяулар кулландылар. Ябалдашларын күккә сузган җәенке агачлар тирәсенә балалар үзләренең рәсемнәрен урнаштырдылар. Планетадагы һәр агач — табигатькә карата кайгыртучанлык һәм тормыш символы. Балалар үз эшләрендә куәтле имәннәрне, ак каеннарны һәм энәләре белән бизәлгән пушистый чыршыларны сурәтләделәр. Һәр бала дөньяга үз карашын, рәсемнәргә кабатланмас төсләр һәм детальләр өстәп, чагылдырды. Мондый иҗади шөгыльләр балаларда бары тик хыялны һәм сәнгать күнекмәләрен генә үстереп калмый, ә табигатькә сакчыл караш тәрбияли һәм безнең уртак йортыбыз — Җирне саклауның мөһимлеген аңларга ярдәм итә.🌱🌱🌱 #Экология #БалаларБакчасы #Иҗат #БезнеңБалалар #ПланетабызКиләчәге #Эковесна2026 #ЭкоТәрбия #ТабигатьнеСакла #ГДОТатарстан #МәктәпкәчәБелемЕлЫ #СветланаАндрианова #ГоддошкольногоОбразования

