Буген балалар бакчасында татар халкынын олы бәйрәме-Сабантуе узды. Татар халкының сагын... — 4 июня 2026 г. в 12:00:30.157
Буген балалар бакчасында татар халкынын олы бәйрәме-Сабантуе узды. Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы бәйрәм. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Яшь буынны шушы гореф-гадәтләр, йолалар белән таныштыру безнең төп бурычыбыз. Шул вакытта гына бәйрәмебезнең асылы гасырдан-гасырга күчеп, сакланып киләчәк. Көн кояшлы, матур булганлыктан, балаларның күңелләре дә күтәренке иде. Чүлмәк вату, бау тартышу, капчык киеп йогеру кебек уеннар булды. Җырлы-биюле уеннар бәйрәмгә ямь остәде! Илләребез тыныч,тормышыбыз ямьле булсын дигән теләктә калабыз!

