МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №7 "Детство" г.Арск"
Образование · 22 мая 2026 г.
Сабантуй бәйрәме-татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе.Ул хезмәт һәм дуслык бәйрәме... — 22 мая 2026 г. в 14:03:41.616
Сабантуй бәйрәме-татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе.Ул хезмәт һәм дуслык бәйрәме.. Сабантуй дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра, халык гөр килеп бәйрәмне каршы ала. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру – безнең максатыбыз.Шул уңайдан бакчабызда Сабантуй бәйрәме уздырдык. Балалар «Чүлмәк вату», «Кашыкка йомырка салып йөгерү» , «Күз бәйләп әйбер кисү»уеннарында теләп катнаштылар. Алар, һәр уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар.Алган бүләкләренә чын күңелләреннән сөенделәр. Бәйрәмне йомгаклап, балалар татар халык биюен башкардылар .

